XXI Всероссийский профессиональный конкурс

Кайсы ВУЗны сайларга?

Кайсы ВУЗны сайларга?

10 нчы сыйныфка күчү белән без кайсы фәнне бирергә һәм кайда укырга барырга дип "баш ватабыз".

Казан (Идел буе) федераль университеты - Казан шәһәренең югары уку йорты. Ул Россиянең иң борынгы университетларыннан булып санала. 1925 елдан 2009 елга кадәр В.И. Ленинның исемен йөртә. 2009 елның 21 октябрендә Россия Президенты фәрманы буенча Казан дәүләт университеты нигезендә - Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла.

Хәзер

Бүгенге көндә КФУ күп юнәлешләр буенча белем бирә. Университет эчендәге институт һәм факультетлар:

  • экология һәм табигатьтән файдалану институты;
  • геология һәм нефть-газ технологияләре институты;
  • Н.И. Лобачевский ис. математика һәм механика институты;
  • физика институты;
  • А.М. Бутлеров ис. химия институты;
  • мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе;
  • юридик факультет;

  • идарә итү һәм территориаль үсеш институты;
  • хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты;
  • филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;
  • массакүләм багланышлар һәм ижтимагый фәннәр институты;
  • икътисад һәм финанслар институты;
  • халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрекъне өйрәнү институты;
  • педагогика һәм өйрәнү институты;
  • тел институты.

Филиаллар

Университетның филиаллары Яшел Үзән һәм Чаллы шәһәрләрендә эшли, ә Алабуга да исә КФУ ның аерым институты урнашкан.

Истәлекле урыннар

Химия факультеты бинасы каршындагы бакчада озак еллар университетта эшләгән Н.И. Лобачевскийның һәйкәл-бюсты тора. Ә студентларның яраткан ял итү урыны булган "таба" төп бина каршында урнашкан. Киләчәктә, бәлки, бу урын синең дә яраткан почмагың булыр, кем белә бит.

Шәхесләр

200 елдан артык тарихы булган университет бусагаларын кемнәр генә атлап кермәгән?! Студентлар бүген Сергей Аксаков, Л. Толстой, В. Ленин эзләренә басып йөри.

Чит илләр

Чит илләргә сәяхәт итәргә яраткаң, КФУ анысын да җайлаштырган. Студентлар алышу программасы белән КФУ студентлары АКШ, Япония, Финляндия, Швейцария, КНР, Италия кебек илләргә бара алалар.

Мәгълүмат

КФУ турында күбрәк мәгълүмат аласың килсә, интернет челтәрендәге сайтка рәхит ит: http:kpfu.ru

 

 

Контакты
Название вашей газеты: 
\"Яшьлек\"
Учреждение образования (школа, лицей, гимназия или ссуз): 
МБОУ \"Гимназия\" г. Мензелинска Республики Тататарстан
ФИО автора материала: 
Шарипова Чулпан Ильдаровна
Адрес электронной почты E-mail: 
Отправить письмо

В Контакте